Температура төшү һәм кар яву: ГТХМ тәкъдимнәре

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Уңайсыз прогноз аркасында Татарстан Республикасы ГТХМ катгый тәкъдим итә:

- каты кирәк булмаса, шәхси транспортта торак пункттан чыгып китеп нинди дә булса йөрүләрдән баш тартырга: табигатькә, урманга, балык тотуга һ. б.;

- юлда ялгыз туктаган машинаны очратсагыз, чыгып нәрсә булганны сорагыз, зыян күрүчегә ярдәм итегез, иң якындагы ГАИ постына хәбәр итегез;

- өлкәннәрсез балаларны урамга җибәрмәгез;

- фатирны һәм бигрәк тә баскыч келәтен җылыту турында уйлагыз;

- янгынны булдырмас өчен мичләрне үтә кыздырмагыз һәм үз кулыгыз белән ясалган җылыту җиһазларын кулланмагыз;

- кешене җылыту чараларыннан иң файдалысы – гомуми җылыну (җылы душ, сауна, гомуми электр җылыту, коры җылы кием, кайнар эчемлек);

- үтә суыну булса, әйбәтләп җылыныгыз, җылы бүлмәдә берничә сәгать утырып торыгыз, ашап алыгыз. Туңдыру булса, кичектергесез табибка мөрәҗәгать итегез.

- ачык һавада җылыны саклар өчен актив селкенегез, юешләнмәгез, ныгытып ашагыз һәм җылы киенегез. Уңайсыз хәлләр булганда (ару, чир, хәлсезләнү, яралар, кысан аяк киеме һәм кием) ачык һавага чыкмасагыз, яхшырак булыр;

- спиртлы эчемлекләрне эчмәгез, чөнки исерү, хәтта каты булмаса да, ихтыярны сытып бетерә, йокычанлык көчләнүенә һәм тән суынуына китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International