Узган көннәрдә Ижевка авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре Яр Чаллы отрядының янгын куркынычсызлык инженеры белән бергә Менделеевск муниципаль районы Ижевка авылының балалар өчен белем бирү йортларында профилактик эш үткәрделәр. “Солнышко” балалар бакчасының балалары белән янгынга каршы темага профилактик әңгәмә үткәрелгән. Урта гомумбелем бирү мәктәбендә Яр Чаллы отрядының эшчеләре укучылар арасында гамәли янгын спорт буенча мини-ярыш үткәрделәр.