Янгын сүндерүчеләр көне

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

ТР буенча дәүләт янгынга каршы хезмәтенең 2 нче федераль янгынга каршы отрядында Янгын сүндерүчеләр көне узды. Иң беренче чиратта бу көнне янгын сүндерүчеләр, коткаручылар хезмәт бурычын үтәгән һәм һәлак булган хезмәткәрләрне искә алдылар  һәйкәлгә чәчәк куйдылар. Аннан соң, “Иске Әлмәт” мәдәният йортында бәйрәм концерты узды. Тантаналы чарага күп кунаклар чакырылды, Әлмәт районының җитәкчесе, «Татнефть» акционерлар җәмгыяте җитәкчесе, шулау ук янгын сүндерү сагының ветераннары. Концерт барышында 2 нче отрядның хезмәткәрләренә грамоталар, рәхмәт хатларын, медальләр тапшырдылар.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International