“Гөмбә аучылыгын” яратучылар югалу очраклары ешайганга күрә 2 нче зональ эзләү-коткару отрядының коткаручылары Татарстан яшәүчеләренә урманга баруга ничек хәзерләнергә һәм гөмбә “трофее” белән өйгә ничек исән-сау кайтырга икәнне искә төшергәннәр. Татарстан Республикасында атна эчендә урманда 11 кеше югалган. Бәхеткә каршы, аларның бөтенесе дә табылган.