Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 33 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 6 тапкыр, кыска ялганыштан – 6 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 янгын. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 4 янгын. 1 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре чыкмадылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 2 янгын, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.
08.01.2017 ел 07.45 Азнакай МР, Түбән Сухояш авылы, Кызыл Юл урамы, 50 нче йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 54 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1962 елгы ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – ут төртү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.