Стартта – гамәли янгын сүндерү спорт буенча Русиянең иң көчле спортчылары

2017 елның 3 феврале, җомга

Бүген гамәли янгын сүндерү спорт буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына XIII Бөтенрусия ярышларының кадерле трофее өчен Идел буе һәм Үзәк Русиянең 24 регионының моңарчы булмаган сан – 450 дән артык катнашучылары, 26 төркеме ярыша башлаган. Бу турнир гадәттәгечә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең спорт манежында үтә. Ярышларның тантаналы ачылуында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашкан. Хөрмәтле кунаклар арасында Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин, Баш идарәсенең җитәкчелеге һәм башка рәсми шәхесләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International