Красногорскта гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасының эшен нәтиҗәләү, 2016 елдагы гражданнар оборонасы чараларын башкару һәм 2017 елга бурычлар кую буенча Бөтенрусия җыелышы эшен башлаган. Чарада РФ Хөкүмәте, РФ Федераль Мәҗлесе, РФ Иминлек советы, башкарма хакимиятенең федераль органнарының вәкилләре – Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясенең әгъзалары, Русия ГТХМ үзәк аппаратының һәм территориаль органнарының җитәкче составы катнашкан. Барлыгы 1 000 якын катнашучы.