Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 34 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан –  2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 4 тапкыр.  Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 2 янгын, төзелеш вагонында – 2 янгын.  

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыктылар.         

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, янгынга – 2 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр,  ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

28.02.2017 ел 20.28 Казан шәһәре, Авиатөзелеш районы, Дементьева урамы, 3а йорты.

Тугыз катлы панель торак йортта җиденче каттагы фатирда ут чыкты. 13 кв.м. мәйданында җиһаз һәм әйберләр янды. Янгын сүндерүчеләр махсус коткару җиһазлар ярдәмендә 10 кешене коткарды (шуларның икесе бала). Янгын нәтиҗәсендә, 1958 елгы ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.   

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International