Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 35 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 2 янгын.

Сәбәпләре:  ут эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, транспорт чараны кулланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.   

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

14.03.2017 ел 11.42 Яшел Үзән МР, 790 км. М-7 трассасы, АЗС «Иликом».

ГСМ саклый тораган җир асты резервуарында ут эшләрен алып барган вакытта шартлау барлыкка килде. Шартлау нәтиҗәсендә, 1975 елгы  һәм 1984 елгы ир-атлар зыян күрде. Алар республика клиник хастаханәсендә озатылды. Фаҗиганең сәбәбе  ачыклана.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                                                    

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International