Яшел Үзәндә мәктәпләрдә балаларны эвакуацияләү буенча күнегүләрне үткәрәләр

2017 елның 17 марты, җомга

Бүген Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә балаларның ашыгыч эвакуациясен үткәргәннәр. Янгын килеп чыгу очрагында укытучыларның һәм укучыларның бөтен ашыгыч хәрәкәтләр алгоритмын Яшел Үзән муниципаль районы буенча Күзәтү һәм профилактика эшләре бүлегенең инспекторлары һәм федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряд хезмәткәрләре белән оештырылган бердәм күнегүдә эшкәрткәннәр. Якын вакытта балаларны эвакуацияләү буенча күнегүләр белән мондый “Иминлек дәресләрен” барлык мәктәпкәчә учреждениеләрдә, мәктәпләрдә, урта һәм югары белем йортларында үткәрергә планлаштырылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International