Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада  9 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 6 янгын.  

Сәбәпләре:  электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын , мичне кулланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, ут белән саксыз эш итүдән  – 3 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 5 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.

20.03.2017 ел 23:51 Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, Вахит проспекты, 10

   Унике катлы панель торак йортта сигезенче каттагы фатирда ут чыкты. 18 кв.м. мәйданында җиһаз һәм әйберләр янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1957 елгы һәм 1977 елгы ир-атлар зыян күрде.  Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

20.03.2017 ел  Түбән Кама  МР, Зәй елгасы, «Чайка» бакчачылар ширкәте янында.

Ике ир-ат Зәй елгасына балык тотарга бара. Шуларның берсе, 1980 елгы ир гидрокостюм киеп, аквалангсыз суга керә һәм кире чыга алмый. 15 минут үткәннән соң, әлеге ирнең  су астында ау өчен куллана торган мылтыгы гына йөзеп чыга. 20.03.2017 ел 6 нчы зональ эзләү – коткару отрядының водолазлар төркеме, траления ысулу  ярдәме белән эзләү эшләрен алып барды. Барлыгы 2500 кв.м. тикшерелде. 13:23 сәг. ярдан 15 м ераклыкта, 3-4 м тирәнлектә ирнең үле гәүдәсен табалар.   

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                                                    

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International