Русия ГТХМ системасында Гражданнар оборонасы елы чикләрендә Түбән Кама шәһәре 8 нче гомумбелем мәктәбенең егермедән артык дүртенче сыйныф укучылары Татарстан Республикасы буенча ОФПС-1 нең 33 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә эксурсиягә барган. Федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отряды үсеп килә торган буын арасында актив рәвештә эш алып бара. Янгын сүндерүчеләр тематик экскурсияләр үткәрә, балаларны техника һәм җиһазлар белән таныштыра, янгын иминлеге кагыйдәләре турында искә төшерә. Чара тату чәй эчү белән тәмамланган. Класс җитәкчесе кызык һәм белемле экскурсия өчен янгын сүндерүчеләргә рәхмәт сүзләрен белдергән.