Мәңгелеккә адым

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

“Монда калып мине көтегез, әллә нәрсә булырга мөмкин. Әгәр кемдер калса. Мин тиз генә”, - бу Русия ГТХМ 35 нче ФПС махсус идарәсенең 3 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең каравыл башлыгы эчке хезмәт капитаны Эдуард Илларионовның соңгы сүзләре иде. Ул яна торган цехка кергән һәм шул ук вакытта мәкерле язмыш аның кергәнен генә көтеп торган кебек шартлау яңгыраган. Янгын сүндерүчеләр үзенең командирын тыңламый алмаган. Алар үзләренә караганда күбрәк аңа ышанганнар иде, чөнки Эдуард Вадимович үзенең кул астындагы яшь кешеләре өчен каравыл башлыгы гына түгел, ә остаз да булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International