Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 4 янгын, транспорт чарада – 2 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, транспорт чараны кулланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, газ җиһазын кулланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, эретеп - ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 янгын.
02.04.2017 ел 00.53 Казан шәһәре, Авиатөзелеш районы, Иван Федоров урамы, йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 80 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1953 елгы ир-ат һәлак булды. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
02.04.2017 ел 12.34 Питрәч авылы, Комсомольск урамы, йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта һәм каралтыда ут чыкты. Мәйданы 86 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1937 елгы ир-ат һәлак булды. 1987 елгы һәм 1991 елгы ир-атлар зыян күрде. Янгынның сәбәбе – газ җиһазын кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96