Бүген Казан шәһәре Яңа Савин районы 146 нчы урта гомумбелем мәктәбенең 7 нче “В” сыйныфы укучылары һәлакәтләр һәм гадәттән тыш хәлләр буенча бөтен оператив мәгълүмат җыела торган гадәттән тыш идарәчелегенең йөрәгендә булганнар. Үзәк ишекләре яшь кунаклар өчен Русия ГТХМ системасында Гражданнар оборонасы елы чикләрендә ачкан. Укучылар яктырту манарасы ничек эшләтедгәнен беренче мәртәбә күргәннәр. Үзәк гаражында балаларга күчмә идарә итү пунктының техникасын бөтен җиһазлары белән күрсәткәннәр.