Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 153 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 50 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 67 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын.
Сәбәпләре: ут эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ризыкны пешергән вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 7 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 янгын, эзләү эшләренә – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.
27.04.2017 ел 15.31 Тәтеш МР, Алабай авылы, Парижск Коммуна урамы, 25 нче йорт.
Ут белән саксыз итү аркасында бер катлы бүрәнәле мунчада ут чыкты. Мәйданы 8 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1959 елгы хатын-кыз зыян күрде.
27.04.2017 ел 10.35 Түбән Кама МР, Каен Грива авылы тирәсендә, Кама елгасы.
МЧС коткаручылары судан ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96