БАКЧАЧЫЛАР ӨЧЕН КАРАЛГАН ЯНГЫН КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫГЫ КАГЫЙДӘЛӘРЕ

2017 елның 5 мае, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының  3 апрельда кабул иткән №212 Карары буенча  25 апрельдән 15 майга кадәр республика территориясында  янгынга каршы махсус режим керетелгән. Документта республикада янгынга каршы саклану   ныгытуына  юнәлдерелгән комплекс чаралары күрсәтелгән. Кайбер чикләүләр  шулай ук,  йорт яны участокларында алып барыла торган эшләргә дә  кагыла.

 Май ял көннәрендә  гражданнар күпләп  үз бакча  участокларына күчәләр,   якын-тирә территорияне, бакча участокларын чүп-чардан чистарталар һәм шуңа бәйле рәвештә учак ягалар. Шуларсы хисапка алып, ГПН хезмәткәрләре  бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача коммерциясез гражданнар берләшмәләренә рейдлар оештыралар.  

Күпчелек очракта янгыннар сүндерүнең авырлыгы  бакчачылык ширкәтләрендәге  корылмалар арасы тар булганы,  каты өслек белән капланган юллар юклыгы белән бәйле. Хәтта  еш кына янгын сүндерү машиналары  корылма янына якын килә алмыйлар.  Моңа   бакчачылар үзләре гаепле, алар  рөхсәтсез юл буендагы артык метрларны участокларына кушалар, ә янгын машиналары йөрү өчен  юл  киңлеге ким дигәндә, 3,5 метр  таләп ителә

Чын проблема -  бу  үлән һәм чүп-чар яндыру. Учак яндыру   корылмалардан  50 метрга ераклыкта , э бакчаларда моның өчен  билгеләнгән махсус урыннарда гына рөхсәт ителә.  Ә  янгынга каршы махсус режим билгеләнгән вакытта ачык ут ягу катгый тыела.

Яз җитү белән  республикада ел саен бакчаларда  янгын чыгу очраклары ешая. Аларның төп сәбәбе - ут белән саксыз эш итүдән.

Моннан тыш, бакчачыларга янгын сүндерү беренче чараларын  булдырыргы кирәк – бу мичкә белән су һәм чиләк, багорлар , ломнар , көрәкләр, ящик  белән ком, огнетушительлар. Электр челтәрләре, көнкүреш электр приборлары, газ ,   керосин приборлары  һәм мичләр төзек хәлдә  булуын кайгыртырга кирәк.

 Тагын бер зур проблема – ул корылмалар арасында тиешле ара  булмаганы.  Минималь ераклык 15 метр булырга тиеш.

 Бакча сезоны җитүе  белән  ял итүчеләр  учак яндыралыр,  шашлык әзерлиләр, мунча ягалар . Кызганыч, кайвакыт бу аяныч нәтиҗәләргә китерә. Аерым алганда, мунчаларның мич җиһазлары  нормативларга туры килми. Шул сәбәпле  еш кына мунчаларда янгын чыга. hәр торак корылма янында бочка белән су яки огнетушитель куярга киңәш ителә. Өч айга бер тапкыр мунчаларның төтөн юллыгын корымнан арындырырга кирәк.

Шунысын онытмаска кирәк,  электр үткәргечләрне дерес монтажлау бик мөhим.  Моннан тыш, бакчачыларга шунысын да истә тотарга кирәк - төрле калынныктагы , төрле материаллардан ясалган, изоляциясе бозылган  электр үткәргечләрне куллану тыела. Вакытлы , кадак белен кадакланган,  борып ясалган  электр үткәргеч рөхсәт ителми. Бер розеткага берничә электр прибор  кушуы шулай ук янгынга китерергә  мөмкин.

 Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге Идарәсе искәртә: бары тик янгын куркынычсызлыгы чараларын кырыс үтәү  Сезнең милекне уттан саклануы  нигезе . Исегездә тотыгыз  - Сезнең һәм Сезнең якыннарыгызның иминлеге  Сезгә генә бәйле!

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International