Бөгелмәдә янгын сүндерүче - Советлар Союзы Каhарманы Газинур Гафиятуллинны искә алдылар

2017 елның 5 мае, җомга

  Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 – еллыгы алдыннан Бөгелмәдә  Советлар Союзы Каhарманы  Газинур Гафиятуллинны  искә алу тантанасы булып узды. Сугыш елларында якташыбыз үз күкрәге белән дошман пулеметын каплап   сугышчан иптәшләренең  йөзләгән гомөрләрен саклап калды.   Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Каhарманга  багышлап төзегән мемориаль комплексына чәчәкләр салдылар. hәйкәл  янынды Бөгелмә районы җитәкчелеге,  янгын саклау , кадетлар классы укучылары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында митинг узды.

  Газинур Гафиатуллин (өч бала атасы) сугышка  Бөгелмә районы Сугушла авыланнан 1941 елда алына.Ул "Красногвардеец"колхозында  янгын сүндерүче булып эшләгән. Сугышта  ул башта  санитар булып  хезмәт иткән. Аннары аны  кече командирлар эзерләүче полк мәктәбенә җибәргәннәр,  аннан   ул  сержантдәрәҗәсендә кайта.  Аны  22-нче армияның 37 нче укчы дивизиясенең  20-нче укчылар полкы укчы ротаның бүлеге командирының урынбасары итеп билгелиләр.

 1944 елның 14 гыйнваренда сержант Гафиатуллин  Псков өлкәсе  Великолукск районы Овсище авылы янында булган каты  сугышта Советлар Союзы Каhарманы Александр Матросов батырлыгын кабатлады.

Немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә батырлыгы өчен  сержант Гафиатуллин  Советлар Союзы Каhарманы  исеменә лаек булды . Анарга  Ленин ордены һәм   "Алтын Йолдыз" медале бирелде (үлгәннән соң).

  Газинур Гафиятуллинның  бөек батырлыгы , күпме ел узмасын, истәлектә яши һәм киләчәктә дә яшәчәк. Аның исеме белән Казанда, Бөгелмәдә, Лениногорскида урамнар аталды. Бөгелмә кадетлар мәктәп-интернатына аның исеме бирелде .

Татарстан Республикасында  өч Советлар Союзы Каhарманы  - янгын сүндерүчеләр, Бөек Ватан сугышы елларында  батырлык күрсәттеләр.  Аларның икесе - Бурмистров Вилен Иванович һәм Фомин Михаил Сергеевич. Аларның исемнәре Менделеевск шәһәрендә Каhарманнар  аллеясында  торган hәйкәлдә язылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International