Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан уздырылгын чараларда катнаштылар

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Иңтөпбәйрәм– БөекҖиңүКөнен Яшел Үзәнянгынсүндерү-коткару гарнизоныхезмәткәрләреистә калдырырлык итеп  билгеләп үттеләр.  Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре, барлык шәhәр чараларында актив катнашучы буларак, быел  "Җырчы май” ачык конкурсында чыгыш ясадылар, бәйрәм маршында һәм "Үлемсез полк" акциясендә катнаштылар , үз ветераннарын котладылар.

Бәйрәм башланганчы зур эш башкарылды.  Отряд хезмәткәрләре  үзләренең ветераннары янына бардылар. Инде арабызда юкларның каберлекләренә  рейдлар өештырдылар.  9 Май алдыннан   ТР буенча 8-ОФПС бүлекчәләренең җыелма хоры  Яшел Үзән хор коллективлары арасында "Җырчы  май” ачык шәһәр конкурсы финалының чын бизәге булды . Конкурс  программасы ахырында  алар   барлык балалар хор коллективлары белән бергә тамашачылар залының алкышларына күмелеп    "Җиңү Көне" хитын  башкардылар.

Ә 9 майда, традиция буенча, 8 - нче янгынга каршы хезмәт отряды хезмәткәрләре хәрби Парадта катнаштылар.  Иң мөһим  бәйрәм тантаналары Яшел Үзән "Авангард"стадионында  уздырылды. Театральләштерелгән тамаша  авыр вакыт - Бөек Ватан сугышын искә төшерде.  Ә яшь артистлар  чыгышыннын соң  тантаналы хәрби марш  башланды. Мәйданнан 8 нче федераль янгынга каршы отрядның хезмәткәрләренең  ике парад  расчеты узды.  “Халык Хәтере” бәйрәменең дәвамында  Җиңү Паркындагы  Мәңгелек ут янына чәчәчәкләр салынды. Веноклар һәм чәчәкләр салу өчен  янгын сүндерүчеләр   гаиләләре белән килделәр , күбесе – Бөек Ватан сугышында катнашучы ата-бабаларының  портретлары белән. Истәлекле "Үлемсез полк" акциясендә катнашу  - бу сугышта һәлак булганнарны хәтерләп искә алу,  һәм өлкән буын вәкилләренә рәхмәт белдерү.Һәм, мөгаен, нәкъ менә шул бердәмлектә   бу Бөек , иң зур  бәйрәмнең бөтен буыннар өчен  төп мәгънәсе чагыла.

Резеда Йосыпова, Татарстан Республикасы буенча8 нче ФПС отрядының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International