Бүген "Татаринформ" мәгълүмат агентлыгында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен пресс-конференция булып узды.Анда спикерлар журналистларга "Рубин" һәм ЦСКА командалары арасында сынау уены вакытында транспортта йөрү мөмкинлеге ничек тәэмин ителүе, шәһәр транспортының йөрү маршрутларындагы үзгәрешләр , һәм йорт яны территорияләрендә шәхси машиналарны куйган вакытта янгын иминлигенең тәләпләрен үтәү турыена сөйләделәр.
Профилактик һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Олег Маринин үз чыгышында ТСЖ һәм ИК җитәкчеләре адресына теләкләрен җиткерде. Йорт яны территориялары эчендә ирекле йөрүгә зур игътибар бирергә (янгын сүндерү техникасы йөрү өчен юл киңлеге 4,5 метрдан ким булмаска тиеш ), hәм югары этажлы биналарның янгынга каршы системаларының тикшерүен үткәрергә кирәк икәнен аңлатты.