Тәтеш дәүләт гражданнарны саклау колледжының курсантлары киләчәк һөнәр белән танышкан

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Тәтеш дәүләт гражданнарны саклау колледжының йөздән артык курсанты Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең ашыгыч хезмәтләренең эше белән танышкан. Иң алдан яшь коткаручыларга спорт манежын күрсәткәннәр. Анда алар өчен күргәзмә йөгерүләр оештырылган. ГТХМ хезмәткәрләренең спорт казанышлары белән танышу Татарстан Республикасының Гамәли янгын сүндерү спорт федерациясенең Дан залында дәвам иткән. Аннан соң яшьләрне 7 нче отрядның ПСЧ-3 янгын сүндерүчеләре каршылаган. Алдагы объект – Кризис хәлләрдә идарә итү үзәге. Казан отрядының коткаручылары биек биналардан һәм кыен урыннардан төрле эвакуацияләү элементларын күрсәтеп, могҗизалар белән гаҗәпләндерергә дәвам иткәннәр. Тагын балалар Казан эзләү-коткару отрядының кинолог-коткаручысы белән очрашкан. Ишегалдына чыккач, балалар ничек коткаручылар авария-коткару кораллары белән эшләгәнне күргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International