Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 2 янгын, каралтыда– 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын. 2 кеше һәлак булды.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  5 тапкыр чыктылар. Батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр,  янгынга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  

29.05.2017 ел 02.45 Бөгелмә шәһәре, Деповская урамы, йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 48 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1947 елгы хатын-кыз һәм 1948 елгы ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

28.05.2017 ел  15.40  Түбән Кама МР, Кама Аланы шәһәр тибындагы поселек, Кама елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1950 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International