Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 18 тапкыр. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын. 1 кеше зыян күрде.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 ут төртүдән  – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 6 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча   8 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, эзләү эшләренә – 3 тапкыр, коткаруга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  

04.07.2017 ел 05.07 Казан шәһәре, Идел буе районы, Отары торак массивы, Дөреслек урамы, йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта һәм каралтыда ут чыкты. Мәйданы 90 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1977 елгы ир-ат зыян күрде. Төрле тән җәрәхәтләре белән аны РКБга озаттылар. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.  

04.07.2017 ел 12.04 Биектау МР, Биектау тимер юл станциясе, Чернышевский урамы, буа.

МЧС коткаручылары судан, 2001 елгы яшүсмер мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана. 

04.07.2017 ел  18.55 Саба МР, Кече Шинәр авылы, Мишә елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1972 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International