Узган җомга көнне Чуашстан Республикасы вәкилләре делегациясе “112” бердәм номеры буенча ашыгыч хезмәтләрне чакыру системасын кору һәм үстерү өлкәсендә тәҗрибәне уртаклашу максаты белән Татарстан Республикасына килгән. Кунаклар өчен Казан шәһәре 112 системасының чакыруларны эшкәртү үзәгендә “ГЛОНАСС+112” бердәм дәүләт информацион системасының презентациясе күрсәтелән. Татарстан һәм Чуашстанда 112 системасы эшләү үзенчәлекләре турында фикер алышынган.