Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча 3 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 2 тапкыр.   Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 3 янгын, бакча йортында – 1 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 4 тапкыр чыктылар

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга -1тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр,  батып үлгән кешене эзләү буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, янгынга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча  – 2 тапкыр.

14.08.2017 ел 21.03 Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, №50/13 йорт, фатир.

Биш катлы торак йортта беренче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыкты. 12 кв.м. мәйданында аш бүлмәсе һәм балкон янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1955 елгы хатын-кыз зыян күрде. Төрле тән җәрәхәтләре белән аны Яр Чаллы шәһәренең хастаханәсенә озаттылар. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

14.08.2017 ел 16.15 Чистай МР, Кама елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1956 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Әлеге ир 13 август көнне балык тоткан вакытта югалган була. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

14.08.2017 ел 20.40 Яшел Үзән шәһәре, Гаринское күле.

МЧС коткаручылары судан, 1974 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                                             

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International