Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 71 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча 30 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.   Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 3 янгын, бакча йортында – 1 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 4 тапкыр чыктылар

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 5 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр,  ДТПга – 2 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча  – 5 тапкыр.

20.08.2017 ел 14.40 Әтнә МР,  Күшәр авылы,  Фрунзе урамы,                  йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта һәм каралтыда ут чыкты. Мәйданы 200 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1934 елгы хатын-кызны коткардылар һәм ашыгыч хезмәткәрләренә тапшырдылар. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

21.08.2017 ел 00.00 Казан шәһәре, Авиатөзелеш районы, СНТ «Виктория – Заречье».

Бер катлы кирпеч бакча йортында ут чыкты. Мәйданы 28 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1950 елгы ир-ат һәлак булды. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                                                    

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International