Иртән 20 августта Казан шәһәрендә гаражны сүткән вакытта кирпеч дивар ишелү турында хәбәр килде. ПСЧ-5 ОФПС-7 янгын сүндерүчеләре, тиз генә хәлне бәяләп, шул ук вакытта кирпечләр һәм өрлекләр өемнәре астында калган кешеләрне эзләргә тотынган. 1988 елгы ир-ат һәм 1985 елгы хатын-кыз, исән-сау өем астыннан чыгарылып, ашыгыч медицина ярдәме бригадасының эшчеләренә тапшырылганнар. Һәлакәтнең сәбәбе ачыклана тора.