Бүген 2016 елның 11 нче декабрендә 8.00 дә Лаеш каршысында Кама елгасында бер кеше боз астына төшеп китү турында хәбәр килгән. Иптәше аны чыгарган, медицина ярдәме кирәк булмаган, икесе туңган. ГИМС инспекторлары һәм коткаручылар зыян күрүчеләрне җылыткан һәм аларга кайнар чәй эчерткән. 8 сәгать 50 минутта коткарылганнарны яр буена илткәннәр.