Татарстан Республикасы янгын сүндерү хезмәтенең “Актүбә” аерым постының хәрби төркеме килгәндә бүлмә эчендә идәндә ята торган ир-ат табылган. Аның аягын түшәмнең агач капламасы кыскан иде. Табиблар 1961 елгы ир-атка беренче ярдәм күрсәткән. Янгын сүндерүчеләр зыян күрүчене өем астыннан чыгарып, ашыгыч ярдәм каретасына тапшырганнар. Ир-атны Азнакай үзәк район хастаханәсенә яткырдылар.