2017 елда 23 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәренең 47 нче кадетлар мәктәбендә Советлар Берлеге Герое, Бөек Ватан сугыш ветераны Никита Кайманов туган көненең 110 еллыгы хөрмәтенә истәлекле обелиск ачылды. Тантанага Түбән Камадан Никита Каймановның якын туганнары һәм дә көч идарәчелекләрнең башлыклары чакырылган иде. Тантаналы өлеш беткәннән соң мәктәпнең спорт залында чик сакчылары һәм “янгын сүндерүче-коткаручы” корпусларының кадетларының күргәзмә чыгышлары үтте.