Мәктәп укучыларына гражданнар оборонасы турында

2017 елның 6 октябре, җомга

4 ноябрьгә кадәр бара торган гражданнар оборонасы айлыгы чикләрендә республиканың гадәттән тыш хәлләр идарәчелегенең һәм Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең хезмәткәрләре республика мәктәпләрендә тематик дәресләр үткәрә. Ачык дәресләрдә ГТХМ белгечләре укучыларга Русиядә гражданнар оборонасы барлыкка килү тарихы турында, гражданнар оборонасының функцияләре һәм чаралар системасы турында, аның бурычлары, сигналлары һәм сугыш һәм тынычлык вакытында халыкның хәрәкәтләре турында сөйлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International