Казанның яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары иң яхшы исеменә ярышалар

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Русия ГТХМ системасында Гражданнар оборонасы елы чикләрендә Татарстанның ирекле янгын сүндерү хезмәтенең хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Гамәли янгын сүндерү спорт федерациясе һәм Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны белән бергә Казан шәһәре мәктәпләренең яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары өчен гамәли янгын сүндерү спорт элментлары һәм янгын эстафетасы белән спорт ярышларын оештырганнар. Ярышларда барлыгы 22 мәктәп төркеме катнашты. Башта катнашучылар штурм баскычы белән өйрәнү манарасының икенче каттагы тәрәзәсенә менде. Аннан соң алар янгын эстафетасында катнашты. Барлык ярышлар нәтиҗәсе буенче гомуми төркем нәтиҗәдә Җиңүче кубогын 54 нче мәктәп төркеменә бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International