Бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин Федераль янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләренә торак бүлмәләрне сатып алу яисә төзү өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләү сертфикатларын бирде. 2017 елның 1 сентябренә Татарстан Республикасында түләүне алуга ФПС хезмәткәрләренең 342 гаиләсе тора, шул исәптән 2013 елда 12 гаилә, 2014 елда 262 гаилә, 2015 елда 39 гаилә, 2016 елда 20 гаилә, 2017 елда 9 гаилә.