Казанда октябрьнең 10 нан 13 нә кадәр табигый мохитта эзләү-коткару эшләрен үткәрү буенча Идел буе федераль округы коткаручыларының уку-өйрәнү җыелышлары үткәрелә. Казанга Идел буе якларыннан барлыгы 62 коткаручы килгән. Җыелыш катнашучылары үзләренең һөнәри белемнәрен Казан эзләү-коткару отрядының, Русия ГТХМ Идел буе эзләү-коткару отрядының филиалы базасында эшкәртә. Анда уку полигоны хәзерләнгән, һәм Кама тамагының гипс мәгарәләрендә.