Брифингта журналистлар алдында кече суднолар буенча Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов һәм янгын күзәтү буенча Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторы Максим Трущин сөйләделәр. Алар ММҖ вәкилләрен көз һәм кыш арасында янгыннар саны гына түгел, ә сулыкларда да трагик очракларның саны арта баруы турында белдерделәр.