Татарстанның муниципаль берәмлекләре хәзер үзләренең шәһәре гадәттән тыш хәлләргә тотрыклылыгын бәяли ала һәм чаралар планыны кора ала

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Казанда бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгендә “Милли һәм җирле дәрәҗәдә 2015-2030 елларга һәлакәтләр хәвефлеген киметү буенча Сендай чикле программасын башкару” темасына уку семинары ачылды. Аны Русия ГТХМ ның ГО һәм ГТХ проблемалары буенча Бөтенрусия фән һәм тикшерү институты һәм “Русиянең хәвефлекне анализлау фән җәмгыяте” бөтенрусия җәмгыять оешмасы оештырган. Казанда ике көн буе үтә торган семинарда муниципаль бермәлекләрнең гадәттән тыш хәлләр һәм янгын иминлеген тәэмин итү буенча комиссияләрнең рәисләренең урынбасарлары һәм муниципаль районнар һәм шәһәр округлары буенча Татарстан Республикасы ГТХМ идарәләренең һәм бүлекләренең җитәкчеләре булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International