"Русиягә, халыкка хезмәт итәм!" Русия Коткаручы көнендә Яшел Үзән гарнизонында яшь хезмәткәрләрнең тантаналы ант кабул итүе үтте

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Гадәттәгечә тантана А. М. Горький ис. Яшел Үзән заводын саклау буенча 52 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең территориясендә оештырылды. Җыелганнарны Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряд башлыгы Зөфәр Хәлиуллин сәламләде. Ул яшь хезмәткәрләргә ант итүнең әһәмияте турында һәм Русия ГТХМ хезмәткәрләренә салына торган хөрмәтле һәм җаваплы бурычлар турында искә төшерде. Һөнәри бәйрәмнәрендә Ватанга, халыкка һәм Русия ГТХМ га бүген отрядның дүрт хезмәткәре ант итте. Моннан тыш, иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Бүләкләүдән соң яңа янгын сүндерү машиналарның ачкычларын бирү тантанасы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International