31 гыйнварда Карабаш поселогында ОФПС-2 21 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең базасында автомобиль транспортта гадәттән тыш хәлне бетергәндә авария-коткару эшләрен үткәрү буенча ярышларның беренче этабы үтте. Анда 2 нче отрядның 13 төркеме катнашты. Алар Татарстанның бөтенләй диярлек көньяк-көнчыгышын вәкил иткән. Беренче өлеш тактика, техника, медицина хәзерлеге һәм хезмәт саклау буенча сораулар буенча төркем катнашучыларның теоретик белемен тикшерүдән торган. Практик өлеш — ул катнашучыларның практик белемен сынау.