Бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең актлар залында Татарстан башкаласының югары һәм урта уку йортларының 7 төркеме җыелды. Быел "Кеше факторына" 21 катнашучы килгән. Һәрбер төркемдә өчәр кеше. Русия ГТХМ оештырган "Кеше факторы" Бөтенрусия ярышлары Русия ГТХМ ның Ашыгыч психология ярдәме үзәге ярдәмендә инде өченче ел үткәрелә. Проектның максаты — яшьләрне һәлакәтләрдә, яралану вакытларда һәм гомергә һәм сәламәтлеккә яный торган башка хәлләрдә гражданнарга психологик ярдәм һәм беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү. Алар психологик ярдәм һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча теоретик һәм практик белемне яхшы аңлап җиткерергә булыша.