Бүген уку-күнегү манежында Казан шәһәренең мәктәп укучылары арасында ярышларның финал этабы үтте. 120 дән артык спортчы үзенең нәтиҗәләрен ике этапта күрсәтергә тиеш иде: 100 метр киртәле юлны йөгереп чыгу һәм уку манарасының беренче каттагы тәрәзәсенә штурм баскычы белән менү. Ярышлар республика төркемнәренең резервын тулыландыру, гамәли янгы спортны популярлаштыру һәм балаларны янгын сүндерүче һәм коткаручы һөнәрләре белән таныштыру максаты белән оештырылган иде.