Янгын белдерүчеләрен кую буенча хәйрия акциясен федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряд хезмәткәрләре Яшел Үзәндә яшәгән Бөек Ватан сугышы катнашучылардан башладылар. Шушы көннәрдә шул ук максат белән алар үзләренең янгын сүндерү хезмәте ветераннарына бардылар.