18 июнь көнне 112 номеры буенча Идел елгасында Шишка утрауннан 5 км ераклыкта көймәнең моторы ватылуы һәм аны су агымы Ульяновск янына алып китүе турында 42 яшьлек ир-аттан хәбәр керде. Шул көймәдә ир-аттан тыш хатын-кыз да булды.
Урынына килгән ГИМС инспекторлары көймәне Тәтеш шәһәренә алып бардылар.
Медицина ярдәменнән ир-ат һәм хатын-кыз баш тарттылар.