Дөнья футбол чемпионаты дәвамында чит ил гражданнарыннан 400 дән артык мөрәҗәгать кабул ителгән, аларга ашыгыч хезмәтләрнең консультатив һәм гамәли ярдәм күрсәтелде. Иреклеләргә Татарстан Республикасы ГТХМ нан мактау грамоталары һәм 112-хезмәтеннән рәхмәт хатлары бүләк ителде. Һәр сменада көн саен 8 чит телне (инглиз, француз, испан, алман, кытай, япон, корея һәм фарсы) белә торган 10-12 шәр студент нәүбәттә торды.