Быел янгын сүндерү геройларына мемориалны ачу шәһәр көненә багышланган бер әһәмиятле вакыйга булды. Мемориал 33 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең территориясендә ОФПС-1 уку-күнегү полигонында янгын сүндерүчләрнең куллары белән корылган. Мемориалны кору инициативасы белән отряд башлыгы Алексей Шаповалов чыкты. ОФПС-1 уку-күнегү полигоны республиканың ГТХМ системасында иң яхшыларыннан берсе, монда янгын сүндерүчеләрнең һөнәри үсеше өчен барысы да бар.