Бүген Аксубай һәм Норлат муниципаль районнары буенча күзәтү һәм профилактика эшләре районара бүлегенең хезмәткәрләре Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Норлат интернат йортында һәм Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен Норлат мәктәп-интернатында өйрәнүләр уздырдылар. Чаралар үткәрү барышында зур игътибар электр җиһазлары торышы, эвакуацияләү юллары, янгынга каршы су белән тәэмин итү, беренчел янгын сүндерү чаралары белән җиһазлану, керү-чыгу юллары, янгынны автоматик рәвештә билгеләү һәм кешеләрне аның турында белдерү чаралары төзек булу, телефон элемтәсе төзек булу, сулыш органнарын саклау чаралары һәм күмәк коткару чаралары белән тәэмин ителүгә бирелгән.