Яшел Үзән шәһәрендә Фрунзе ур., 1а адресы буенча күп фатирлы йортның 6 подъездыныд фундамент блоклары утырган. Бу сорау буенча Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе КЧС һәм ПБ күчмә утырышын үткәрде. 6 нчы подъездның торучылары (28 кеше) туганнарына күчерелде. Вакытлы урнаштыру пунктларына ихтыяҗ юк. Төзекләндерү-торгызу эшләре алып барыла.