Бүген 2005-06 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында гамәли янгын спорт буенча Казан беренчелегенең финал ярышлары узды. Ярышларның төп призы өчен көрәштә шәһәрнең иң яхшы 16 төркеме катнашты. Ярышлар программасы ике төрендә уздырылды: җиңелләштерелгән 100 метрлы полосаны җиңү һәм штурм баскычы буенча уку манарасының икенче кат тәрәзәсенә менү. Финал ярышлары нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗәне 78 нче лицей укучылары күрсәтте.