Бүген II Бөтенрусия студентлар олимпиадасы катнашучыларын ярдәм, истерика, кан елгалары, шок хәле дигән көтелмәгән биремнәр һәм чынбарлыкны имитацияләгән чумулар көтте. Өч көнгә Татарстан башкаласына Русия югары уку йортлары студентлары, беренче ярдәм күрсәтү белгечләре килде. Катнашучылар арасында профильле медицина юнәлешләре укучылары гына түгел, башка белгечлек студентлары да бар.