Беренче сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне.

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Саба отрядының Янгул авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре, Коткаручы көне алдыннан, Балтач муниципаль районы Янгул урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен «Ачык ишекләр көне» үткәрделәр.

Балаларга янгын сүндерү автомобильләрен күрсәттеләр, янгын сүндерүчеләрнең эше белән таныштырдылар. Ахырда мәктәп укучыларына утлы бәла булган очракта шалтыратырга кирәк булган «01» һәм «112» телефон номерларын кабатладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International