Хәвеф-хәтәрсез бәйрәм

2018 елның 21 декабре, җомга

Чираттагы Яшел Үзән муниципаль районы гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлгы тзэмин итү Комиссиясе утырышында яңа ел бәйрәмнәре вакытында опертив хезмәт көчләренең әзерлеге турында сүз барды.

Яңа ел күп кеше өчен күңел ачу вакыты, ә оператив хезмәт структура вәкилләре өчен бу икеләтә авыр эш. Иң мөһим сорауларның берсе – юлларны вакытында кардан чистарту. Бәйрәм вакытында дежурда өстәмә техника торачак.

Яңа ел бәйрәмнәре алдында янгын куркынычсызлыгы темасы шулай ук актуаль. Статистика буенча, бу вакытта янгын чыгу очраклары икеләтә арта. Республикада 20 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр махсус янгынга каршы режим урнаштырыла.

 

Ризидә Юсупова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International